Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Район башлыгы тарафыннан игълан ителгән “Изгелек кыл“ акциясе дәвам итә

Акция кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Багыш авылында яшәүче Фирдәүсә Хәйбуллина янына барды.

(3 декабрь, “Апастово-информ“).


Луиза Сафина Фирдәүсә апаның хәлен белеште, гозерләрен сорашты.
“Изгелек кыл“ акциясе кысаларында без - төрле юнәлештә эшләүче район башлыгы урынбасарлары мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның ихтыяҗларын өйрәнәбез, мохтаҗлыкларын ачыклыйбыз. Аларның гозерләрен исәпкә алып, кирәк булган әйберләрен өйләренә барып тапшырабыз“, - ди Луиза Сафина.
Фирдәүсә апа озак еллар почтада эшләгән булган. Бүгенге көндә сәламәтлеге чикле булса да, аның кәефе төшенке түгел, күңеле күтәренке.
“Аллага шөкер, барысы да ярдәм итә. Бер җирем дә авыртмый, сызлануларым да юк“, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев