Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Табар” хуҗалыгында җитәкчеләр алмашты

Әлеге хуҗалыкны 19 ел җитәкләгән Фәһим Ибәтуллин лаелы ялга китте.

(30 нчы ноябрь, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Равил Хисаметдинов олы хөрмәткә лаек җитәкчегә мактау сүзләрен һәм рәхмәтен ирештерде. Шулай ук Фәһим Ибәтуллинга Рәхмәт хаты, Апас районы оешуга 90 еллык медален, һәм бүләген тапшырды.

 

“Озак еллар әлеге хуҗалыкны җитәкләгән Фәһим Ибәтуллин үз теләге белән лаеклы ялга китә. Эшләү дәверендә барысы да җиңел генә булмаган, төрле авырлыклар белән дә очрашырга туры килгәндер. Бүгенге көндә хуҗалыкның бурычлары юк, хезмәт хакы да вакытында түләнеп килә, барлык җирдә тәртип. Аңа олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Киләчәктә дә сәламәтлектә, тынычлыкта, тигезлектә яшәргә булсын. Үзенең киңәшләре белән безгә дә ярдәм итеп, аралашып торыйк”, - диде район башлыгы.
Шулай ук район башлыгы яңа җитәкчене тәкъдим итте.

 

 

Фаяз Кәримов Буа районының Боерган авылында туып-үскән. Буа Ветеринар техникумын, Казан дәүләт Ветеринар институтын, Россия хокук академиясен тәмамлаган. Хезмәт юлын ветеринар фельдшер булып башлаган. Аннан авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче вазифаларда хезмәт итә. Район башлыгы яңа җитәкчегә уңышлар теләде.
“Иң беренче халык белән аңлашып эшләргә. Терлекчелек, игенчелек тармагында яңа технологияләрне кулланып, югары табыш алырга тырышырга кирәк”, - диде ул.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев