Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районның Роспотребнадзор белгече кимерүчеләргә каршы чаралар күрергә киңәш итә

“Авыруны булдырмый калу өчен чаралар күрергә кирәк”, - ди белгеч.

(11 сентябрь, “Апастово-информ”).


Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов тычканнардан сакланырга һәм аларга каршы чаралар күрергә киңәш итә.
“Кимерүчеләргә каршы клей, агу, капкын куярга мөмкин. Алар кеше өчен куркыныч түгел. Хәзер кибетләрдә бар. Ирекле рәвештә сатып алып була.
Урамда эшләгәндә, өй җыештырганда перчаткалар киеп эшләргә кирәк. Азык-төлекне бары тик өсте ябулы савытларда гына саклау хәерле. Шулай ук аларны торакка кертмәү чараларын күрергә, аларның балалавына юл куймаска. Моның өчен вентиляция юлларын металл челтәрләр белән капларга, базларда электр барьерлары куярга, йорт яннарын, ашлык саклый торган урыннарны агу препаратлары белән эшкәртергә кирәк.
Урамнан кергәч, урманнан кайткач кулларны яхшылап сабын белән юу мөһим. Салам, печән, бөртекле культуралар белән дә сак эш итәргә кирәк. Үлгән тычканга ялан кул белән кагылу рөхсәт ителми”, - ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев