Апастово
  • Рус Тат
  • Балачакның гүзәл мизгелләре

    Район мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесе узды. Анда районның 30 балалар бакчасында тәрбияләнүче 80 нәни "йолдызчык" катнашты. Балаларның сәләтләре 5 номинациядә сыналды. "Әлеге чара "Сәләтле бала" бәйгесе кысаларында узды. "Сәләтле бала"да нәниләрнең иҗатлары, сәләтләре укучылар арасында күмелеп кала, мөмкинчелекләре ачылып бетми иде. Ә быел мәйдан тулысынча балалар бакчалары коллективларына бирелде",...

    Район мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" бәйгесе узды. Анда районның 30 балалар бакчасында тәрбияләнүче 80 нәни "йолдызчык" катнашты. Балаларның сәләтләре 5 номинациядә сыналды. "Әлеге чара "Сәләтле бала" бәйгесе кысаларында узды. "Сәләтле бала"да нәниләрнең иҗатлары, сәләтләре укучылар арасында күмелеп кала, мөмкинчелекләре ачылып бетми иде. Ә быел мәйдан тулысынча балалар бакчалары коллективларына бирелде", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, жюри председателе Ранис Әхмәтшин.

    Жюри чыгыш ясаучыларның һәрберсен игътибар белән карады, тыңлады, һәркайсының әле бөреләнеп кенә килә торган сәләтенә зур өметләр баглады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

    "Шигырь " номинациясендә: I урын - Гүзәл Маликова (Каратун, "Гөлчәчәк"), II - Зилә Булатова (Апас, "Кояшкай"), Асилә Закирова (К. Болгаер, "Карлыгач"), III - Тимур Вәлиев (Ындырчы, "Ромашка"), Азалия Абдуллина (Т. Турай, "Гөлбакча").

    "Вокал" номинациясендә: I - Ләйсән Сафина (Иске Әнәле), II - Азалия Хәсәнова (Чүрибураш, "Алтын балык"), III - Зәринә Абдуллина (Әлмәндәр, "Бәллүки").

    Вокаль-инструменталь ансамбльләр арасында: I - "Кояшлы балачак" (Апас, "Кояшкай"), II - "Ләйсән" (Свияжский, "Ләйсән").

    "Вокаль ансамбльләр" арасында: I - "Айназ" (Урта Балтай), II - "Сөмбел" (Апас, "Салават күпере"), "Гөлчәчәкләр" (Каратун, "Гөлчәчәк")

    "Хореография" номинациясендә: I - "Дошколята" (Апас, "Кояшкай"), II - "Бәхетле балачак" (Апас, "Сәләт"), III - "Дуслар" (Болынбалыкчы).

    Тамашачы мәхәббәте призы иң оста шигырь сөйләүче Айнур Сәйфетдиновка (Каратун, "Гөлчәчәк") бирелде.

    Район башлыгы призына "Шигырь" номинациясендә чыгыш ясаган Иркә Мәрдәнова (Азбаба, "Әкият") лаек булды.

    Иң сәләтлеләр 3 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак гала-концертта катнашачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: