Апастово
  • Рус Тат
  • Без – Тукайлы халык

    Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 126 еллыгына багышлап, "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның районкүләм шигърият бәйгесе узды. Районыбызның 27 балалар бакчасыннан килгән 4-7 яшьлек талантлар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдә, Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп, этюдлар куюда осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның Тукай шигырьләрен татар, рус,...

    Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 126 еллыгына багышлап, "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның районкүләм шигърият бәйгесе узды. Районыбызның 27 балалар бакчасыннан килгән 4-7 яшьлек талантлар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдә, Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп, этюдлар куюда осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның Тукай шигырьләрен татар, рус, хәтта инглиз телләрендә яңгыратулары әлеге бәйгегә бәйрәм төсе өстәде. Жюри әгъзаларының бурычы - сәләтлеләр арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу, "Нәфис сүз остасы", "Тамашачы мәхәббәте", "Иң иҗади коллектив" номинацияләрендә җиңүчеләрне ачыклау иде. Ләкин бу эш аларга җиңел генә бирелмәде, чөнки балалар барысы да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Жюри, Г. Тукайның туган көне буларак, аның шигырьләрен оста итеп сөйләүчеләргә өстенлек бирде. Шулай итеп, I урынны Апасның "Салават күпере" балалар бакчасыннан Камилә Ибраһимова алды. II урында - Кече Күккүз балалар бакчасыннан Фәнилә Ибраһимова, III урында - Шыгай "Миләшкәй" бакчасыннан Айсылу Фатыйхова. "Нәфис сүз остасы" номинациясендә "Кояшкай" балалар бакчасыннан Зилә Булатовага тиңнәр булмады. Тамашачы мәхәббәтен Тукай шигырен татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгыратып, Колгына балалар бакчасыннан 3 яшьлек Гөлназ Гыйсмәтуллина яулады. Иң иҗади коллектив исеменә Каратуннан "Гөлчәчәк" балалар бакчасы лаек булды. Ә "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы үзебезнең җирле шагыйрәбез Фирая Хисамованың Тукай иҗатына ияреп язган шигырьләре белән чыгыш ясады һәм Диплом белән бүләкләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: