100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Яңа ел котлаулары кабул итте
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлаховны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итте.
(25 декабрь, “Апастово-информ”).
Максим Топилин Хәйретдин абый Сәлахов белән очрашып, хәлләрен белеште, көнкүреше белән кызыксынды, бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен юллап, күчтәнәчләр тапшырды.
- Сез безгә тыныч тормыш бүләк иттегез. Батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәттегез. Бүген сез узган сугышчан юлны махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләр дә лаеклы дәвам итә. Алар да сынатмый, Ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр. Без егетләрнең җиңү белән кайтуларына ышанабыз, - диде Максим Топилин.
Хөрмәтле аксакалга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Айрат Җиһаншинның да котлаулары тапшырылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин Хәйретдин аганың районда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны булуын билгеләп узды.
-Хөрмәтле Хәйретдин Сәлахович, сезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез җиңүче, безгә тыныч тормыш бүләк итүче буынның бер вәкиле. Сезнең батырлык нәтиҗәсендә Илебез корылган. Киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә дә сезнең өлешегез зур. Гомер буе бар көчегезне туган якка, аның үсешенә багышлагансыз, ил-көнгә лаек балалар тәрбияләгәнсез. Сезнең алда башыбызны иябез, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев