Апастово-информ
  • Рус Тат
  • 18 ай Әфганстан җирендә булдык

    Апаста яшәүче Фәргать абый Фәхретдиновның армия хезмәтеннән кайтуына 40 ел вакыт узган. Ләкин солдат елы вакыйгалары төсен тоныкландырмаган.

    Фәргать абый 1979 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә алына ул. Германия җирләрендә солдат тормышын башлап җибәрә. Фюрстенвальде хәрби шәһәрчегендә хезмәтен дәвам итә.
    –Хәрби частьта шофер идем. Төнлә узган атышларның шаһиты да булырга туры килде. Дусларыбыз арасында яраланучылар да булды. 18 ай Әфганстан җирендә булдык, – ди Фәргать абый.
    Бүгенге көндә дә аның аның хезмәте җаваплы, тынгысыз. Фәргать абый 24 ел янгын сүндерү бүлегендә хезмәт итә. Солдат елларында түземлеккә өйрәнгән ир-ат, янгын сүндерүче вазифасында да югалып калмый.

    #НашиЗащитники
    #апастовоинформ
    #скажиспасиболично
    #помнимСвоихГероев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: