3 июльдә Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк
Ил иминлеге сагында торучы якташларыбызның һәрберсенә кирәкле әйберләр һәм азык-төлек җыелмасы махсус төргәкләнәчәк.
(26 июнь, “Апастово-информ”).
Алар өчен кирәкле әйберләр егетләрнең ихтыяҗына карап билгеләнде.
Әлмәндәр авыл җирлеге дә беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм китерде.
“Ил сагында безнең җирлек егетләре дә тора. Аларга һәм хәрбиләрнең һәрберсенә ярдәмебез тисен”, - ди җирлек башлыгы Ранис Әхмәтшин.
Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Без җылы өйләрдә йоклаганда, тәмле ашлар белән сыйланганда, егетләр куркыныч астында, без күз алдына да китерә алмаган шартларда яши. Тыныч киләчәгебез хакына, читтән торып булса да иминлек өчен өлеш кертү безнең бурыч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев