Әҗем авылы халкы гуманитар ярдәмгә кушылды
Тиздән районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк.
(18 октябр, «Апастово-информ»).
Әлеге уңайдан, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм җыела.
Хөрмәтле райондашлар! Ир-егетләребез бездән читтә, андагы тормыш шартларына гаиләсен, балаларын, әти-әнисен, туган ягын сагыну хисе дә өстәләдер. Без алар күңелен, батыр егетләребез кичергәннәрне тулысынча аңлап та бетерә алмыйбыз. Ләкин без алар белән йөрәк, күңел җылыбызны бүлешә, игътибар белдертә, хәлдән килгәнчә ярдәм итә алабыз. Ил иминлеге сагында торучы якташларыбыз өчен кирәкле әйберләрне җыюда барыбыз да үз өлешен керсә, ул җиңү өчен дә керткән көчебез булыр иде.
Кирәкле әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Әҗем авылы халкы да кул токмачлары, җылы оекбашлар алып килде.
“Авылыбыздан өлеш кертергә теләүчеләр күп булды. Кул токмачларын бергәләп эшләдек”, - ди мәдәният хезмәткәре Нурания Зәйнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев