Алар мәктәпкә бармый
Быел Татарстан юлларында 9 баланың гомере өзелде, Аделина, Рамина, Самат, Тимур, Булат, Милена, Икром, Анфиса… Ел башыннан бирле Татарстан юлларында гомерләре өзелгән балалар бу… Август азагында шушы фаҗигале исемлеккә 15 яшьлек Айнур да өстәлде. Юл сагында торучылар яшерми: көзне сагаеп көтә алар. Ник дигәндә, елның-елында бу чорда балалар катнашында юл фаҗигаләре саны да арта. Шуңа күрә ата-аналарга баланы мәктәпкә генә түгел, юлда йөрергә дә әзерләргә кушалар.
Соңгы бүләк
Квадроцикл, питбайк… Быел җәй бу сүзләр телдән төшмәде. Авылларда, шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләрнең баш бәласенә әверелде алар. Питрәч районының Көек авылында яшәүче Фирая Сибгатуллина да питбайк, квадроциклларга карата һаман бер чара да күрелмәүгә аптырый.
– Бөтен җәйнең ямен алдылар ул замана балалары. Урамга чыгар хәл юк, шунда утырып, борын төбеннән выжылдатып үтеп китәләр. Шунда ук җәяүлесе дә, машинасы да йөри. Аның бит әле тавышы гына да ни тора. Ул ата-аналар кая карый икән? Кисәтү ясасаң, кайберләре җикеренә үк башлый, баласын яклап, тавыш куптара. Мондый куркыныч нәрсәләрне җиңәргә теләсәләр, башта ата-аналарны акылга утыртырга кирәк, – ди Фирая апа.
Дөресе дә шул бит. Шушы куркыныч уенчыклар аркасында быелгы җәйдә ике баланың гомере өзелде. 12 июльдә Яңа Сокуры бистәсендә 10 яшьлек бала идарә иткән квадроцикл җиңел машинага килеп бәрелде. Малайның фаҗига урынында ук гомере өзелде, аның артында утырган 13 яшьлек иптәше күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылды. Икесенең дә башында шлемы булмаган. Август башында Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында питбайк белән атка бәрелеп, 15 яшьлек малай үлде.
– Малайга питбайкны туган көненә бүләк иткән булганнар. Шуңа күрә ата-аналарга тагын бер кат мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларга питбайк, скутер, квадроцикл кебек куркыныч уенчыклар бүләк итмәгез. Аларның бер файдасы да юк: бала имгәнергә, гомерлеккә инвалид калырга, үлергә мөмкин, – ди Татарстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов.
Теркәүдә өмет
Юл сагында торучылар кисәтә тора, питбайк ише куркыныч уенчыклар катнашындагы фаҗигаләр теркәлә тора. Әле узган җомгада гына питбайклар иярләгән бер төркем яшьләр Казандагы Кремль дамбасында узыш оештырды. Араларында яшүсмерләр дә булган. Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, инспекторлар анда катнашкан 22 кешене тоткарлаган. Ул гына да түгел, 7се исерек булган.
Рөстәм Гарипов вазгыятьне катлауландырган тагын бер сәбәпне атый. Закон нигезендә питбайкларны теркәү мәҗбүри түгел, димәк аларның исәбе дә алып барылмый.
– Шуңа күрә без бүген республика юлларында никадәр питбайк йөрүен дә төгәл генә әйтә алмыйбыз. Ел башыннан бирле питбайк йөртүчеләргә карата 3751 административ беркетмә төзелде. Аның белән идарә иткән 564 кешенең йөртү хокукы бөтенләй булмавы ачыкланды, – ди баш дәүләт автоинспекторы.
Питбайк тынычлыкны алган көннәрдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әти-әниләргә махсус мөрәҗәгать белән чыкты. «Хәтта куркыныч юк кебек тоелган урыннарда да, балалар һәм үсмерләргә күз-колак булмыйча гына, транспортка утырырга рөхсәт итәргә ярамый. Квадроцикл, питбайк, скутер кебек транспорт балалар уенчыгы түгел. Аңа утырган бала үзенә дә, тирә-яктагыларга да куркыныч тудыра. Балаларыгызны саклагыз, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшылап аңлатыгыз, үзегез дә яхшы үрнәк булыгыз!» – дип язды ул «Телеграм»дагы сәхифәсендә.
Куркыныч уенчык депутатларны да борчуга салды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында да сөйләштеләр. Депутатлар әлеге мототранспортны терки башларга тәкъдим итә. Шул рәвешле анда утырган закон бозучыны тоту да, җавапка тарту да җиңеләя, бу үз чиратында питбайклар катнашындагы фаҗигаләрне дә булдырмый калырга ярдәм итәчәк, дип өметләнә алар.
Һәркайсы – фаҗига
Җиде ай эчендә Татарстанда 1655 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 173 кешенең гомере өзелгән. Шуларның 8е – бала. Соңгы ун елда исә республика юлларында 148 бала үлгән.
– Ата-аналар гына түгел, бөтен дәүләт өчен зур хәсрәт бу. Көзге чорда да юл һәлакәтләре саны арта. Узган ел сентябрь – октябрь аралыгында 91 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 7 баланың гомере өзелде, тагын 92се имгәнде. Имгәнгән бер бала да – безнең өчен зур фаҗига, – ди баш дәүләт автоинспекторы.
Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, юллардагы һәр өч һәлакәтнең берсендә пассажир балалар зыян күрә. Ел башыннан бирле шул рәвешле өч баланың гомере өзелгән. Соңгы тапкыр Актаныш районында теркәлгән шундый юл фаҗигасендә сигез яшьлек кыз махсус утыргычта булмаган.
– Ата-ананың ваемсызлыгы еш кына әнә шундый фаҗигаләргә китерә дә инде. Машинадагы баланың махсус утыргычта баруы ЮХИДИ инспекторы штраф чәпәмәсен өчен түгел, сабыйның гомерен саклап калу өчен кирәк. Узган ел Лениногорскида килеп чыккан юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелде. Шуларның берсе – ике яшьлек София – махсус утыргычта барган, әмма каешы эләктерелмәгән булган. Баланы утыргычка җиренә җиткереп утырткан булсалар, аның гомерен саклап калып булыр иде, – ди Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.
Балаларны җәяү йөрергә дә өйрәтәсе бар. Быел Татарстанда җәяүле балалар катнашында 108 юл һәлакәте теркәлгән. Анда өч баланың гомере өзелгән, 116 бала имгәнгән. Аларның барысы да балаларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан, ди юл сагында торучылар.
Белгечләр баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген дә искәртә. Финляндиядә, әйтик, моны закон белән мәҗбүр итәләр. Андый тәртип гамәлгә кергәч, җәяүле балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны 75 процентка кимегән. Рөстәм Гарипов фикеренчә, белем бирү оешмалары янындагы җәяүлеләр кичүләре янына өстәмә яктырткычлар да куярга кирәк.
Ата—ана да узсын
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, балалар катнашындагы теләсә кайсы фаҗигадә, иң беренче чиратта, ата-ана гаепле, дигән фикердә. Кагыйдәне балалар бозса да, ахыр чиктә, барыбер ата-аналар гаепле. Димәк, өйрәтмәгән, аңлатмаган, кисәтмәгән. Әле узган айда гына табибларга юл фаҗигасендә имгәнгән 16 балага ярдәм итәргә туры килгән.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдерүенчә, алар көн саен балаларны йөрткән 3 меңнән артык автобусны тикшереп тора. Шуларның 800е – мәктәп автобусы.
– Узган ел азагында Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә юл һәлакәтләре иң еш теркәлә торган дүрт участок ачыкланды, тәртипкә китерәсе дистәләгән юл бар. Аларның күбесендә планлаштырылган эшләр башкарылды инде, – дип сөйләде министр.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина яшерми: юлларда балалар катнашындагы коточкыч юл фаҗигаләре видеоларын алар ата-аналарга да күрсәтә. Ни гаҗәп, аларны төрлесе төрлечә кабул итә икән.
– Ата-аналарның бер ише: «Безгә моны нәрсә дип күрсәтәсез?» – ди. Икенчеләре: «Үзебезнең дә балалар бар, шуңа без аларның иминлеген кайгыртмасак, ниләр булачагын белеп торырга тиеш», – ди. Шул рәвешле без юллардагы иминлекне балалар бакчасыннан ук кайгырта башлыйбыз. – Ата-ана баласын мәктәптән өйгә, өйдән мәктәпкә кадәр кагыйдәләрне бозмыйча, дөрес итеп йөрергә өйрәтсен иде. Бу – шулай ук баланың гомерен саклап калырга ярдәм итә торган зур адым.
Фикер
Алмаз Шәмсетдинов, прокатка питбайклар бирүче оешма хуҗасы:
– Питбайкка бәйле фаҗигаләр – иң беренче чиратта, ата-ана намусында. Күпләр балага шундый кәттә уенчык алып бирә дә вәссәлам. Анда ничек, кайда йөрергә кирәклеген аңлату, өйрәтүне кирәк тапмыйлар. Андый ата-аналарга штраф кебек җәза да аз. Бөтен кеше алдында бераз оятка калдыра торган хурлык тактасы кебек җитдирәк җәза уйлап табарга кирәк. Аннары мондый мототранспортта йөргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган экипировкага да акча кызганалар. Әйтик, шул ук питбайкта йөргәндә шлем кию генә җитми, күкрәк читлеген, тез капкачын, терсәкләрне саклый торган өстәмә чаралар да булырга тиеш. Кайбер ата-ана, баласына питбайк кебек җиһаз алыр алдыннан безгә баласын алып килеп, йөртеп, сынап карый иде. Шул рәвешле соңгы өч айда гына 20–30 ата-ананы бу уеннан кире кайтардык. Ләкин соңгы арада 18 яше тулган кешеләр белән генә эшли башладык. Бу шаукым безнең дә тынычлыкны алды.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/150185/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев