Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апас эчке эшләр бүлеге коллективы өлкән остазларын тәбрикләде

    Заготзерно бистәсендә яшәүче, 30 ел гомерен хокук саклау өлкәсенә багышлаган районыбызның хөрмәтле кешесе Җәүдәт Хәбибуллин 85 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды.

    Әлеге уңайдан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, хокук сакчыларының ветераннар Советы җитәкчелеге аңа ихтирам һәм хөрмәт күрсәтте. Изге теләкләр юлланды, бүләкләр бирелде. 
    Армия сафларында тагын да чыныгып кайткан егетне, 1961 елда районның милиция бүлегенә эшкә чакыралар. Апаста, Буада, Кильдуразда, гомумән, кайда гына эшләсә дә, ышынычны аклый егет. Үзен кыю, тәвәккәл, тырыш хезмәткәр итеп таныта. 1965 елда 22 авылны үз эченә алган Каратун участогына билгеләнә. Биредә 26 ел участок инспекторы булып эшли. Йә ат белән, йә мотоциклына утырып авылларны әйләнә, бер генә авылны да, бер генә кешене дә игътибарсыз калдырмый. Эш дәверендә күп кенә рәхмәт сүзләре ишетә, Мактау грамоталары ала. “Җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт отличнигы“, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре”, “Иң яхшы участок инспекторы”, “Җәмәгать тәртибен саклау буенча хезмәт отличнигы” исемнәренә ия. Шул ук вакытта районның “Мактаулы кешесе“ дә ул. 
    Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа моннан 58 ел элек гаилә корып җибәргәннәр. Бүген балалары, онык, оныкчыклары өчен алтын багана алар. 
    Хәбибуллиннар балалары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Уллары исә әтиләре юлын лаеклы дәвам итә. Олы уллары Рафис Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, ә кече уллары Рамил – районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе. Кызлары Резедә Мәскәү шәһәрендә яши. Шулай ук үз эшенең остасы. 
    Хәбибуллиннарның тирә-юньнәре чәчәкләргә күмелгән. Чияләр, алмагачлар мул уңыштан сыгылып, ботакларын игән. Гүя алар да хуҗа белән хуҗабикәнең күңел байлыгын күрсәтә һәм бәйрәмнәре белән тәбрик итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: