Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас кызлары Россия чемпионатына әзерләнә

Спорт мастерлыгына кандидат Альбина Сәлимуллина Апас мәктәбендә укыган елларында 8 яшьтән тренер Илгизәр Вәлиуллин кулы астында самбо түгәрәгендә яратып, күңел биреп шөгыльләнде.

 Мәктәп тәмалагач, Казанда гадәттән тыш хәлләр белгечлегенә көллияттә укыды, хәзер республика эчке эшләр министрлыгында хезмәт юлын башлап җибәрде. Бүген самбо, тхэквондо секциясендә күнегүләр үтүче Апас кызы Әлфия Светлакова спорт уңышлары да күркәм инде. Хәзер Буа ветеринария техникумында белем алуын дәвам итүче Индира Хәсәнова да татами-бәйге рингында елдан-ел спорт күрсәткечләрен яхшырта. Апас спортчы кызлары инде күптәннән самбо, тхэквондо буенча Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясый. Бүген алар 18-21 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионаты, Идел буе федераль округы Апас Вәлиуллин шәкертләренең бу юлы да сынатмаячагына, җиңеп кайтачакларына нык ышана. Без дә шул уйда торыйк, якташ кызларыбызга яңа җиңүләр телибез! 
-Инде тагын бер яңалыкны җиткерәбез-заманында бик күпләрне спорт, су белән дуслаштырган “Дулкын“ бассейны реконструкияләнә һәм самбо, тхэквондо секцияләре үз эшен шушы бинада дәвам итәчәк. Әлегә бу спорт төрен яратучы кырыкка якын малай-кызлар район эчке эшләр бүлегенең спорт залында күнекмәләр үтә иде. Үз спорт залыбыз яңа елдан яңа максатта файдаланыла башлаячак һәм биредәге шартлар бөтен таләпләргә җавап бирәчәк. Безне сыендырган район хокук сакчыларына зур рәхмәт,-ди тренер Вәлиуллин. 
Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бу спорт секциясенең бүген Апастан тыш Каратун, Дәүләки һәм Сатмыш мәктәпләрендә дә филиаллары бар. Авыл балаларының да спортның бу төренә тартылуы бик яхшы-алар сәламәт тормыш юлын сайлый, чордашларына бик яхшы үрнәк күрсәтә. Сез дә алар сафына кушылыгыз! 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев