Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбенең Кыш бабае белән Кар кызы яшь райондашыбызны сөендергән

Апаста яшәүче Раина Имаметдинованың хыялы тормышка ашкан.

(5 гыйнвар, "Апастово-информ").



Апас мәктәбе коллективы һәм укучылары, аларның әти-әниләре яңа 2024 елны игелекле гамәлләр белән каршы алган. Алар мәктәптә хәйрия ярминкәсе оештырып, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яшь апаслыларга шатлык өләшкәннәр. Апас мәктәбенең Кыш бабае белән Кар кызы Раина Имаметдинова янында да булганнар. Бүләккә коры бассейн алып килгәннәр.
" Яңа ел адыннан кемнедер бәхетле итү, шатлык бүләк итү-иң матур күренешләрнең берсе. Бу эшләгән игелектән ниндидер әйтеп аңлата алмаслык рәхәт кичердек. Хәйрия ярминкәсендә катнашкан һәрбер әти-әнигә, балаларыбызга күңелләребездә чын йөрәктән рәхмәт хисләре туды. Кечкенә генә изге эшебездән дә тирә-юнь яктырып китте кебек. Читтә калмаганыгыз өчен, кешеләр күңеленә миһербанлык орлыклары чәчүдә актив катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт, Сезгә әти-әниләр, балалар! Шуны белегез – изгелек җирдә ятмый" - диләр Апас урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев