Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбе укучылары Ленинград блокадасы батырларын искә алдылар

Апас урта мәктәбендә Ленинград камалышы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган зур чара узды.

Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хәрби комиссар Илшат Паймурзин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, музей җитәкчесе Рәмис Ногманов катнашып, чыгыш ясадылар. Балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Чарага ул елларны үз күзләре белән күреп, йөрәге аша кичергән Дүртиле авылыннан Сария апа Сафина да килде. 
Залда утыручы һәркем аны кул чабып сәламләде. Сария апа Сафина Ленинградның фашист һөҗүменнән азат ителү көнен һәр ел саен күз яшьләре белән искә ала. Ул вакытта аңа нибары 5 яшь була. 
- Ничек исән калганбыздыр инде. Без дүрт бала үстек. Ашарга юк. Ипигә чират торганда, әни алып биргән бер телем ипине дә урлап качтылар. Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дә булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Юл бик озак булды. Кайтып кергәндә, авылда берни дә юк иде. Мунчада яшәдек, - дип хатирәләрен яңартты ул. 
Ленинград камалышы турында эчтәлекле документаль фильм да укучыларны тетрәндерде. Һәркемне ипи, тыныч тормыш кадере хакында уйландырды. Чараны әзерләүче Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров укучыларга үз теләкләрен җиткерде. 
- Безнең арада бу дәһшәтле елларның тере шаһитлары булу да зур байлык. Алар сөйләгәннәр буенча без бу рәхәт тормышның кадерен белергә өйрәнәбез. Укучылар күңелендә дә патриотик хис тәрбиялибез. Һәр бала ипи, тыныч тормыш, әти-әни кадерен белеп үссен иде, - диде ул үзенең чыгышында. 
Чарада “Сәләт“ балалар иҗат Үзәге укучылары да катнаштылар. Алар “Ак торна“ хәтер акциясенә кушылып, Ленинград камалышында һәлак булганннарны искә алып, ак кәгазьдән ясалган символик торналар тараттылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев