Апас мәктәбе укучысы Гран-Прига лаек булды
Татарстан Республикасының Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган "Коррупциягә "Юк!" дип аталган республикакүләм иҗади эшләр бәйгесендә Апас урта мәктәбенең 9 "в" сыйныфы укучысы Садриев Ильмир язган инша-эссе гран -прига лаек булды.
5нче декабрь көнне җитәкчесе Сафиуллина Индира Илдаровна белән Кремльгә бүләкләү тантанасына чакырылды. Ул җиңүчеләр алдында чыгыш ясады. Аның чыгышын җылы кабул иттеләр һәм көчле алкышларга күмделәр. Ильмирга Диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бүләкләү тантанасыннан соң ТНВ каналы "Яңалыклар" тапшыруына интервью бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев