Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбендә әтиләр конференциясе узды

Район тарихында беренче тапкыр Апас мәктәбендә укучы балаларның әтиләр комитетын оештыру тәкъдимен укытучылар, балалар башта бик яхшылап өйрәнделәр, озаклап фикер алыштылар. Балаларның әтиләре белән өйдә кызу-кызу бәхәсләре дә булды, әлбәттә. Мәктәптә, сыйныфларда әти-әниләр комитетлары бар, шул җитмәгәнме тагын, диючеләр дә булгалады... Мондый Әтиләр Шурасы районның һәр мәктәбендә булырга һәм эшләргә тиеш дигән бурыч куела!

 Апаста  аек фикер, кызыклы башлангыч җиңде-14 гыйнварда Апас мәктәбенең конференц-залында энә төшәрлек тә урын калдырмаслык итеп, эштән кайткан әтиләр оештыру конференциясенә килде. Мәктәпнең “Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы“ клубы волонтерлары аларны бик җылы итеп каршылады, төрле акцияләрдә катнашырга өндәде. Балаларга 200 кешелек залда утырырга урын таба алмаучы әтиләренә сыйныфлардан өстәмә урындыклар да кертергә туры килде әле.

Мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова чыгышын аларның барысын да сәламләп, рәхмәт әйтүдән башлап җибәрде:

-Быелгы уку елында һәр сыйныфта әтиләр комитеты оештыру үзен бик аклый,-диде. -Инде аны мәктәпкүләм дәрәҗәгә җиткерәсебез килә, һәм бу  укытучылар фикере генә түгел, балаларыгыз шулай тели, хөрмәтле гаилә башлыклары. Мәктәп өчен нидер эшләгәндә ярдәм соравыбыз түгел, балаларга әти карашы, әти кырыслыгы, әти сабырлыгы, сезнең матур үрнәгегез кадерле һәм бик кирәк, җыелыубызның төп максаты да менә шушы иде. Ник яшерергә, мәктәптә даими узучы сыйныф, әти-әниләр җыелышларына күбрәк әниләр йөри, әтиләрнең моңа вакыты юк, алар дөнья куа. Алай дөрес түгел, балага әни назы белән беррәттән әтиләрнең тәрбиясе дә бик кирәк заманда яшибез.

Мәктәп психологы    Әнисә Салаватуллина үз чыгышын бик үтемле, аңлаешлы һәм күңелгә үтеп керерлек итеп үткәрде, тематик видеофильм да бик гыйбрәтле иде.

Апас мәктәбедә бүген 679 бала укый. Шартлар бик шәп биредә, коллектив та бик дус һәм укытучылар коллективының 25 процентын ир-атлар тәшкил итүе дә яхшы күренеш дип бәяләнергә тиеш. Беренче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр бу уку елы башында ук  балалардан, әниләрдән уртак ризалык алып, 29 әтиләр сыйныф Советы-Шура оешып, аларның рәисләре сайланган иде инде. Сыйныф Әтиләр Шурасы рәисләре арасында җитәкчеләр, эшмәкәрләр, дәүләт хезмәткәрләре, хокук сакчысы, шофер-слесарь, дин эшлеклесе, төзүче, башка төрле һөнәр ияләре бар. Мәктәп әтиләр Советы рәисе кандидатурасын яшерен тавыш бирү юлы белән сайлау бик тә заманча һәм гадел булды. Сайлау, исәпләү комиссиясе тавыш бирү протоколы нәтәҗәләрен игълан иткәч, залда алкышлар да яңгырады, димәк, аларны беләләр, хөрмәт итәләр һәм ышаналар. Күпчелек тавыш белән Апас мәктәбе Әтиләр Советы рәисе итеп эшмәкәр Ринат Миначев, аның урынбасары итеп районның баш янгынчысы Руслан Ромачков сайланды.

-Кадерле әтиләр, бу зур чара шуның белән тәмамланды дияргә ашыкмагыз, балалар сезнең өчен мәктәп белән бик кызыклы танышу, ял итү, гаилә белән төрле спорт ярышларында катнашу программасы да әзерләде, хәзер сезне мәктәп спорт  залларында зарыгып, ул-кызларыгыз көтә,-дип игълан итүгә балалар залга кереп әтиләрен барлый башлады. Фойеда бик кызыклы “Джунгли чакыра“, Күңелле стартлар“, Минем әтием-солдат“, “Мин әтигә ияреп үземә һөнәр сайлыйм“ кебек гаилә уеннары, төрле акция, викторина-конкурслар үткәрелде, балалар үз куллары белән әтиләре өчен әзерләгән күргәзмәләр буенча экскурсияләр дә оештырды. 3 сыйныф укучылары әтиләрен ияртеп кичке урамга чаңгы шуарга чыгып китте. Ә инде өлкәнрәк сыйныф укучылары әтиләре белән бергә мәктәп спорт залларында футбол, волейбол, өстәл теннисы, фойеларда шашка-шахмат уйнады. Мәктәп тирында пневматик винтовка, пистолеттан мәргәнлектә көч сынашырга теләүчеләр озын чиратка басты, автомат сүтеп-җыеп карарга теләүчеләр дә бик озаклап вакытка ярышты. Аннан әтиләрен янәшәдәге “Дельфин“ бассейнына, “Апас“ спорткомплексына ияртеп алып киттеләр. Малайлар, кызлар әтиләре белән уздырыштан монда да күңелле һәм файдалы итеп тизлектә, өлгерлектә, көчтә ярыштылар. Тренажер залында тимер гөрселдәде, суда балыктай йөзеп күрсәттеләр, мини-футболда командаларга берләшеп туп кудылар. ГТО нормативлары үтәргә теләүчеләр беррәттән спорт нормативлары тапшырды. Кайбер әтиләрнең Апаста яшәп тә бирегә бер дә килмәүләрен ишетү үзем өчен гаҗәеп бер ачыш, балаларның шуның өчен әтиләрен тиргәп оялтулары шаһиты да булдым әле мин...

Тиздән Ватан сакчылары көне уңаеннан Апас мәктәбе укучылары тагын да кызыклырак чаралар программасы әзерли, сюрпризлары да бар, вакытым юк дияргә ашыкмагыз әле сез әтиләр, соңыннан үкенерлек булмасын дип кисәтүем. З балам, 4 оныгым шушы мәктәптә укучы дәү әти буларак әйтәм мин моны.

 Сайтыбызны карап барыгыз, “Йолдыз“ дан да үзегез, газиз балаларыгыз турында тәмләп укырсыз!

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев