Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Район мәктәпләрендә 1740 укучы белем ала. 9 классны -141, 11 классны 61 укучы тәмамлый. (22 май, "Апастово-информ").

22 май көнне районның барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды.

Быел Апас мәктәбенең 11 классын 29 укучы, 9 классны 48 укучы тәмамлый. Алар арасында "Укудагы аеруча уңышлары өчен" медаленә 13 укучы, кызыл аттестатка 4 укучы дәгъва кыла. Бу хакта тантана барышында Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова белдерде.

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, "Ак барс банк" идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева катнашты.

Һәр чыгышта укучыларга изге теләкләр юлланды, җәйләрне имин уздыру хакында сүз булды.
Бу хакта тулырак - "Йолдыз" битләрендә. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев