Апаслылар гуманитар ярдәм җыюга өлеш кертә
Районнан гуманитар йөк 3 июльдә китәчәк.
(26 июнь, “Апастово-информ”).
Кирәкле әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Апастан Рамил һәм Рәдинә Нәбиуллиннар гаиләсе изге эшләрдән бер дә читтә калмый. Алар һәрчак беренчеләрдән булып өлеш кертә. Бу юлы да газ баллоннары алып килделәр.
“Гуманитар йөк китәсен ишетүгә, булышырга уйладык. Кирәкле әйберләр исемлеген карагач, газ баллоннарына тукталдык. Аз булса да ярдәмебез тисен”, - ди Рамил Нәбиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев