Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 168 волонтер карантинда утыручы өлкәннәргә ярдәм итә

Районда барлыгы 7 кеше “Кайнар линия”телефонына шалтыратып, волонтерлар хезмәтеннән кулланган.

(Ләлә Сафиуллина, Апастово-информ).


Районда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә (884376)21-0-80 “Кайнар линия” телефоны ачылды. Ул “Рассвет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга шалтыратулар өчен билгеләнгән.
“Кайнар линия” телефоны аша мөрәҗәгать иткән кеше янына волонтерлар килә. Алар продуктлар, кирәк-яраклар язылган исемлек, акча яисә банк картасын алалар. Исемлектә булган барлык кирәк-яракларны сатып алганнан соң, аны хуҗасына илтеп тапшыралар. Барысы да гадел башкарыла. Продуктлар тикшереп алына, исәп-хисап ясалына, чеклары бирелә. Шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре дә төгәл үтәлә. Волонтерлар махсус битлекләрдән, перчаткалардан йөриләр. Алар өйгә үтеп кермиләр. Өлкән кеше белән метр ярым аралыкта гына аралашалар.
“Районда барлыгы 168 волонтер хезмәт күрсәтә. Алар ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтуда ярдәм итә. “Кайнар линия” телефонына кергән мөрәҗәгатьләр көн дәвамында үтәлә”, - дип белдерде район халыкны социаль яклау үзәге белгече Светлана Салаватуллина.

Районда барлыгы 7 кеше “Кайнар линия”телефонына шалтыратып, волонтерлар хезмәтеннән кулланган.
Апаста яшәүче, озак еллар район ветераннар Советын җитәкләгән Мәнфүсә апа Хәкимҗановага да волонтерлар ярдәмгә килгән.
“Озак еллар өлкәннәр мәнфәгатен кайгыртып эшләгән кеше буларак, һәркемгә дә өйдән чыкмаска киңәш итәм. Авыру өчен бик нык көенсәм дә, җитәкчеләребезнең өлкәннәрне кайгыруына бик нык сөенәм. Рәхмәт яусын, - диде ул.
Волонтерлар Апаста яшәүче Венера Сәгъдиева да бер сәгать эчендә барлык кирәк-яракларын алып кайтып биргәннәр.
“Запас азык-төлек алып куярга өлгерми калган идем. “Кайнар линия” телефонына шалтыратырга да кыенсынып торсам да, элемтәгә чыктым. Бер генә дә куркып торырга кирәкми икән. Менә 1 сәгать эчендә бөтен кирәк-яракларымны алып кайтып та бирделәр, - ди Венера апа.
Апас бистәсенең Юбилейная урамында яшәүче Мәгъсумә апа Солтанова да волонтерларга олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев