Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 18 кеше битлек кияргә теләмәгән

Чир чигенергә уйламау сәбәпле, һәр кешедән битлек режимын төгәл үтәү һәм социаль дистанция саклау сорала.

(11 ноябрь, “Апастово-информ“).


“Безнең максат беркетмә төзү түгел, райондашларны чирдән саклау, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтү. Рейдларга еш чыгабыз. Сирәк булса да, битлек киясе килмәгән кешеләр очрый“, – ди җәмәгать тәртибен саклау буенча район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов.

Март аеннан башлап, бүгенге көнгә кадәр таләп-кагыйдәләргә җавапсыз караган 603 кешегә административ беркетмә төзелгән. Соңгы атнада сәламәтлеккә салкын караучы 18 кеше очраган. Арада битлек режимын үтәмәүчеләр генә түгел, социаль дистанция сакламаучылар да бар. Бу хакта Район эчке эшләр бүлегеннән белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев