Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

 Апаста “артык гаджетыңны бүләк ит” хәйрия акциясе буенча 20 балага ноутбуклар бүләк ителде   

“Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев ярдәме, район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калучылар, әти-әниләренең мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдән 20 балага ноутбуклар тапшырылды.   



(11 нче апрель, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”). 
 
“Кадерле балалар, әти-әниләр! Бүгенге көндә илдә коронавирус чиреннән саклану чаралары күрелә. Сезгә дә өйдән торып онлайн укырга туры килә. Кайбер гаиләләрдә гаджетлар җитмәү, яисә мөмкинлеге булмаган очраклар белән дә очрашырга туры килде. Без үз чиратыбызда сезне кайгыртып иганәчеләргә мөрәҗәгать иттек. Һәм менә бүген кураторыбыз “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев үзе 20 ноутбук алып килде. Без әле моның белән генә тукталмыйбыз. Иганәчеләр тарафыннан бүләк гаджетлар тагын булачак”, - диде район башлыгы. 
“ Без сезгә ноутбуклар бүләк иттек. Сез дә тырышып укыгыз, яхшы билгеләрегез белән укытучыларны, әти-әниләрне сөендерегез. Сәламәт булыгыз!”, - диде Зөфәр Гәрәев. 
Әти-әниләр һәм балалар җитәкчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 
 – Бүләк өчен шатландык, бик зур рәхмәт сезгә. Тизрәк мәктәпкә барып укыны дәвам итәсебез килә. Классташларны да сагындык, - ди балалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев