Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста балаларның теләкләре чынга аша

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин “Теләкләр чыршысы” шәфкатьлелек акциясендә катнашты.

(25 декабрь, “Апастово-информ”).

  Апас егете Рафис Мөбәрәкшин моннан ике ел элек мобилизация белән махсус хәрби операциягә китте. Батырлык үрнәге булган райондашыбыз әлеге сынауны ир-егетлек бурычы дип кабул итте. Кызганычка каршы, Рафистан бүгенге көндә хәбәр юк. Аны биредә әнисе Илсөяр апа, тормыш иптәше Энҗе, ике баласы өзелеп көтә, яхшы хәбәрләргә өметләнә.

  Районга эш сәфәре белән килгән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә Мөбәрәкшиннар гаиләсендә булып, “Теләкләр чыршысы” шәфкатьлелек акциясе кысаларында бүләкләр тапшырдылар. Гаиләне Яңа ел белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерделәр.

  -Безнең балалар өченче ел рәттән “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашалар. Балаларның теләкләрен үтәгән өчен җитәкчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Балаларның теләкләрен тормышка ашырырга район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин шәхсән үзләре килделәр. Без гел игътибар үзәгендә, хәлебезне белеп, ярдәмгә атлыгып торалар. Безнең хәлебезгә кергән һәркемгә бик зур рәхмәт. Балалар сөенече үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, - диде Энҗе.
 
  Мөбәрәкшиннар гаиләсендә бер кыз һәм 1 егет үсә. Бүгенге көндә Әдилә Апас урта мәктәбенең 9 классында, Раян 1 класста белем ала.
-Мәктәптә уку миңа ошый. Тырышып белем алам һәм үскәч төзүче булырга хыялланам, - ди Раян.

  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, район башлыгы Айрат Җиһаншин шундый ул үстергән Анага, сабырлык белән кадерле кешеләрен көтүче гаиләгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев