Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр

Чик сакчылары көне уңаеннан, районыбызның төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән батыр йөрәкле егетләре Апас мемориал комплексына зур бәйрәм чарасына җыелды.

Тарихка күз салсак, 1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән. Быел илебез аның 101 еллыгын тантана итте. 
Тантана чик сакчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган егетләр бер минут тынлык белән искә алынды. 
Бәйрәм Батырлар Мемориал комплексында дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Координацион Совет вәкиле, Татарстан Республикасы хәрби комиссары булып эшләгән, запастагы генерал-майор Рим Мостаев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин районыбызның батыр егетләрен исәлекле бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юлладылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ил сакчыларыбыз хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыраттылар. Чарада тантаналы төстә якташыбыз, запастагы генерал-майор Рим Мостаевка “Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга - 30 ел“, батыр йөрәкле райондашларыбызга “Чик буе гаскәрләренә - 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Һәркем үзенең хәрби хезмәттә үткән елларын, күңелле мизгелләрен хәтереннән кичерде.

Бүгенге көндә районда чик сакчыларының үз оешмасы бар. Биредә төрле елларда чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән 128 райондашыбыз теркәлгән. 
- Бер-беребез белән аралашып яшибез. Күңелле хатирәләребез белән уртаклашабыз. Алга таба да сау-сәламәт булыйк, күрешеп, бер-беребезне югалтмыйча яшик, - диде оешма җитәкчесе Камил Галимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев