Апаста гаиләләр гуманитар ярдәм җыюга кушыла
Районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк 3 июльдә китәчәк.
(27 июнь, “Апастово-информ”).
Кирәкле әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Сатмыштан Илсур һәм Гөлназ Сәлаховлар акчалата ярдәм күрсәтте.
“Дөньяларыбыз тынычлансын, егетләребез исән-имин кайтсын, без һәрчак изге теләктә”, - диләр алар.
Хәрбиләр өчен көрәкләр, генераторлар, бензопычкыларга чылбырлар, шуроповерт, тепловизорлар, квадрокоптерлар да кирәк. Бер генә квадрокоптерның бәясе 200 мең сум тәшкил итә. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашлар, гуманитар ярдәм җыюда барыбыз да өлеш кертсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев