Апаста гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
15 октябрьдә районнан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк китәчәк.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
Әлеге уңайдан, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында, райондашларыбызны кабат махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә чираттагы гуманитар ярдәм җыюда катнашырга чакырабыз.
Эшмәкәрләр Илнур һәм Гөлназ Бәдертдиновлар гаиләсе дә махсус хәрби операциядә булган егетләргә ярдәм алып килде.
“Алар мотор мае һәм корал мае белән ярдәм итте. Эшмәкәрләр изге эшкә теләп кушылды”, - ди ярдәмне кабул итеп алган Айгөл Идиятуллина.
Күрсәтелгән әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев