Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста иң мәдәниятле балалар билгеле булды

    Уку елы башында беренче класс укучыларына "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырганнар иде. Нәниләр ел дәвамында төрле тарихи урыннарда, музейларда, концерт-театрларда булдылар. Ә иң күп мәдәни чараларда, урыннарда булган балалар аерым билгеләп үтелде. Районнан 18 бала район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлинә Муллахмәтова, Апас урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучылары Гөлшат Насретдинова, Рузилә Гомәрова җитәкчелегендә...

    Уку елы башында беренче класс укучыларына "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырганнар иде. Нәниләр ел дәвамында төрле тарихи урыннарда, музейларда, концерт-театрларда булдылар. Ә иң күп мәдәни чараларда, урыннарда булган балалар аерым билгеләп үтелде. Районнан 18 бала район үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлинә Муллахмәтова, Апас урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучылары Гөлшат Насретдинова, Рузилә Гомәрова җитәкчелегендә башкалага "Мәдәни көндәлек" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына бардылар. Алар "Әкият" татар дәүләт курчак театрында тамаша карадылар. Биредә иң тырыш укучылар - Булат Гаффаров, Эльвина Зыятдинова, Игорь Харитонов "Иң мәдәниятле бала" буларак билгеләп үтелделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: