Апаста «Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясе бара
Акциянең төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә тарту.
(11 октябрь, “Апастово-информ”).
14 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Татарстан территориясендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” Бөтенроссия акциясе уза.
Чараның максаты – җәмәгатьчелекне наркот икларның законсыз әйләнешенә каршы торырга катнашуга чакыру, килә торган мәгълүматны җыю һәм тикшерү, наркотикка бәйле затларны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү һәм консультация бирү.
Әгәр сезгә наркотикларны тарату яки куллану урыннары билгеле икән, 21-5-75 (полициянең дежур бүлеге) телефоннарына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев