Апаста Коткаручылар көне билгеләп үтелде
27 декабрь - Россиядә Коткаручылар көне.
(27 декабрь, “Апастово-информ”).
Бу уңайдан янгыннан саклау һәм коткару гарнизонында хезмәткәрләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. Җыелыш оешманың җитәкчесе Павел Тихонов һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашында узды. Биредә янгын очракларын булдырмау буенча алып барылган эшчәнек турында җентекле аңлашу булды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин 2024нче елда янгыннарның һәм янгын китергән зарарларның кимүе, аларда кешеләрнең җәрәхәтләнү очракларының кимүе, шулай ук янгыннан саклау буенча нәтиҗәле профилактик эш алып барылуын билгеләп үтте. Ул барлык ветераннарны, янгыннан коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте, аеруча нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.
“Коткару - ул һөнәр генә түгел, ә сәләт тә. Сезнең хезмәтегез зур батырлык, фидакарьлек һәм кыюлык таләп итә. Сезгә авыр, әмма игелекле эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев