Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста җәлилчеләрне искә алдылар

Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне Апаста да зурлап искә алдылар.Чарада тантаналы шартларда Геройлар Аллеясында урын алган Муса Җәлил бюсты ачылды. Чулпан Җәлилова әтисе истәлегенә куелган һәйкәлгә беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. 

25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Быел фашистлар Германиясенең Берлин янәшәсендәге Плетцензее шәһәрчеге - Моабит төрмәсендә җәлилчеләр каршылык төркеме җәзалап үтерелүенә 75 ел тула. 
Илебез тынычлыгы өчен башларын салган батыр җәлилчеләрне Апаста да зурлап искә алдылар. Искә алу чарасына Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрафанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева, Абдулла Алишның туганнары Азат Сункишев, Илдар Алишев, Гөлшат Сункишева, Абдулла Батталның туганы Фәрит Баттал килде. Кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алып, озатып йөрде. Чарада тантаналы шартларда Геройлар Аллеясында урын алган Муса Җәлил бюсты ачылды. Чулпан Җәлилова әтисе истәлегенә куелган һәйкәлгә беренчеләрдән булып чәчәкләр салды. 
- Әтиемне зурлап искә алып, аның исемен мәңгеләштергән Апас халкына, район башлыгы Рәшид Заһидуллинга олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул. 
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин бирегә килгән кунакларны җылы сәламләп, олы хөрмәтен белдереп, очрашу истәлеге итеп, Апас тарихы һәм бүгенге тормышы тасвирланган китап бүләк итте һәм Апас символикасы төшерелгән истәлекле кепкалар, бүләкләр тапшырды. 
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов Батырлар аллеясында урын алган һәйкәлләр белән таныштырды. Дәрәҗәле кунаклар Геройлар Аллеясы буйлап сәяхәт итеп, “Моабит дәфтәре“ монументы янына тукталып, башларын салган горур батырларны искә алды. Шулай ук Батырлар Мемориал комплексы белән танышып, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 
- Безнең балалар тарихыбызны, үткәнебезне, тыныч тормышыбыз өчен башларын салган батырларыбызны белеп үсәргә тиеш. Бу аллеябыз балаларыбыз, яшьләребез өчен булдырылды, - диде район башлыгы. 
Искә алу чарасы район мәдәният йортында “Буыннар алдында баш иябез“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән дәва итте. Биредә мәдәният хезмәткәрләре, районыбызның һәм күршеләребез Кайбыч районының яшь армиячеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре катнашты. Җәлилчеләрнең туганнары хатирәләрен яңартып, алар турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Муса Җәлил музей-фатиры җитәкчесе Назирә Фәттахова апаслыларга Герой-шагыйрь турында язмалар һәм “Моабит дәфтәре“нең күчерелмәсен тәкъдим итте. Кичә мәдәният йорты хезмәткәрләренең моңлы җырлары белән үрелеп барды. Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыклары чыгышы да һәркемнең күңелендә соклану уятты. Илебез тынычлыгы өчен көрәштә башларын салган горур җәлилчеләребез исемнәрен апаслылар басып тыңлады һәм күз яшьләре аша искә алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев