Апаста өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан “кайнар линия“ телефоннары эшли
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда өлкәннәр ункөнлеге уза.
(22 сентябрь, “Апастово-информ“).
Әлеге чорда өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырыла. Өлкәннәр өчен чәй табыннары әзерләнә, күчтәнәчләр таратыла. 4350 өлкән райондашыбызга күчтәнәчләр әзерләнә. Мөмкинлеге чикләнгән өлкән райондашлар шулай ук игътибар үзәгендә булачак. Аларның өйләренә барып хәлләрен белү күздә тотыла. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белдерде.
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда “кайнар линия“ телефоннары эшли. 21-0-80 (социаль яклау идарәсе) һәм 21-2-68 (район үзәк хастаханәсе) телефоннары аша сорау һәм тәкъдимнәрне җиткерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев