Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста милли проектлар тормышка аша

    Районда “Демография“, Куркынычсыз һәм имин юллар“, “Экология“, “Сәламәтлек“, “Мәдәният“ һәм “Мәгариф“ милли проектлары буенча эшләр башкарыла. Эшләрнең барышы һәм сыйфаты “Бердәм Россия“ партиясенең Апас җирле фракциясе тарафыннан тикшерелеп тора.

    “Бердәм Россия“ партиясенең Апас җирле фракциясе җитәкчесе Ленар Хантимиров төзелеш урыннарында булып, эшләр белән танышты, төзүчеләр белән очрашты. 
    Сатмыш авылы күп функцияле үзәгендә бүгенге көндә эчке эшләр бара. Бинаның эчке яктан диварлары шомартыла, тигезләнә. 
    Бу көнне эшче төркем Сатмыш авылындагы төзелеш мәйданы белән беррәттән “Куркынычсыз һәм имин юллар“ милли проекты нигезендә төзелгән Каратун-Уланово юлында һәм Казан-Ульяновск юлларында да булды. Һәр объект фотога төшереп алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: