Апаста мошенниклар кармагына эләгүчеләр бар
Район җирлекләрендә узган халык җыеннарында хокук сакчылары да катнаша. Участок инспекторлары халыкны сак һәм игътибарлы булырга өнди.
(21 январь, "Апастово-информ").
Мошенниклар тарафыннан корылган тозакка эләгүчеләр, алданып, акчасыннан колак кагучылар арта бара. Полиция хезмәткәрләре шул хакта белдерде.
Узган ел мошенниклар белән бәйле 23 очрак теркәлгән. Әле Яңа елны башлап кына җибәрсәк тә, алданучылар инде бар.
"Бу көннәрдә генә бер яшь әни мөрәҗәгать итте. Ул интернет аша кредит рәсмиләштерергә уйлап таныш түгел кешеләр белән аралаша. Билгесез затларның мәкерле таләпләрен үтәп, аларга 80 мең сум акчасын күчерә. Әлеге затлар юкка чыккач кына үзенең алдануын аңлый", - ди участок инспекторы Ранис Гыйбадуллин.
Полиция хезмәткәрләре кисәтә: билгесез номерларны алмагыз, таныш түгел кешеләр белән аралашмагыз. Артык ышанучанлык күп вакыт үкенечләргә китерә. Хокук сакчылары сүзләренчә, мошенникларның эзенә төшәсе бик авыр. Шуңа да, күп җинаятьләр ачылмый кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев