Апаста нәниләр юл хәвефсезлегенә өйрәнә Свияжный бистәсенең «Ләйсән» балалар бакчасы базасында
Апас муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Велоледи/Веломастер» район конкурсы узды.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бәйгедә нәниләр бик теләп катнашты. Бәйге ике этаптан торды: «Велосипедны фигуралы йөртү" - махсус киртәләр белән җиһазландырылган мәйданчыкта велосипедны индивидуаль фигуралы йөртү һәм "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр " - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә индивидуаль теоретик имтихан.
Конкурс сынаулары йомгаклары буенча жюри әгъзалары «Велоледи» номинациясендә (кызлар арасында): 1 урын - Шәйдуллина Нәргизә, ("Гөлчәчәк” Каратун балалар бакчасы), 2 урын - Сәлахова Сафия, (“Ләйсән” Свияжный балалар бакчасы»), 3 урын - Гыйсмәтуллин Айнур, (Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы). "Веломастер" номинациясендә (малайлар арасында): 1 урын - Гыйсмәтуллин Камил, ( «Чури–Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе»), 2 урын - Норметов Аскар, (Свияжныйның «Ләйсән» балалар бакчасы«), 3 урын - Хәйруллин Әмир, (Иске Әнәле башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы").
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.
“Бәйгене үткәрергә булышканнары өчен Зөя бистәсе “Ләйсән” балалар бакчасы коллективына, мөдире Сөнгатуллина Алсу Фирдүс кызына олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев