Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста район башлыгы балаларның теләкләрен чынга ашыра

Район башлыгы Айрат Җиһаншин “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында балаларга бүләкләр тапшырды.

(27 декабрь, “Апастово-информ”).


  “Бүләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле гамәлдә. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында әлеге акция кысаларында балаларның теләкләрне чынга аша.

  Акция ярдәмендә игелекле гамәлләр кылырга теләгән һәркем авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел теләкләрен ишетә һәм үти ала. Катнашуга гаризалар елкажеланий.рф рәсми сайтында кабул ителә.

  Апаста яшәүче Данил Усманов һәм Аделина Вәлиева теләкләр язып юллаган. Аларның хыялларын район башлыгы Айрат Җиһаншин тормышка ашырды. “Теләкләр чыршысы”ннан аларның шарларын нәкь тә район башлыгы сайлап алган. Данилга үзенең теләге буенча велосипед, Аделинага өстәл уеннары һәм Яңа ел күчтәнәче бүләк ителде.

Ёлка желаний 2024

Ёлка желаний 2024

елкажеланий.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев