Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста районыбыз укытучыларының август киңәшмәсе узды

Мәгариф хезмәткәрләренең пленар август киңәшмәсе “Үсеп килүче буында гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә ата-аналарның, мөгаллимнең һәм җәмгыятьнең роле” темасына багышланды.

(25 август, “Апастово-информ”).


 


Мәгариф хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар куйды.
Конференциядә район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина, район Советы Аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Булат Әхмәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, мәгариф бүлеге методистлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.


Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева яшь буынга белем һәм тәрбия бирү күпкырлы, катлаулы, җаваплы процесс булуын һәм башкарылган эшкә күзәтү, нәтиҗә ясап баруның мөһимлеген билгеләп үтте.


-Август киңәшмәсендә, гадәттәгечә, без уңышларыбызны барлыйбыз, җитешсезлекләрне ачыклыйбыз, киләчәккә максатлар куябыз, ягъни, ачыктан-ачык эшлекле очрашу үткәрәбез, – диде ул чыгышында һәм узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина мәгариф өлкәсендә яңалыклар турында сөйләде һәм укытучыларны бәйрәм белән котлап, хезмәтләрендә уңышлар теләде.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин үз чыгышында алга куйган мәсьәләләрнең чишелеше, аерым алганда, педагогның һөнәри осталыгыннан, җаваплылыгыннан һәм хезмәтен чын күңеленнән яратуыннан гыйбарәт булуын билгеләп үтте.


Конференция эшендә педагогик хезмәт ветераннарына багышланган күргәзмә тәкъдим ителде, театр коллективларының, психологик-педагогик сыйныфның, “Беренчеләр хәрәкәтенең”, Апас аграр көллиятенең, Апас “Сәләт” балалар иҗат үзәге вәкилләренең чыгышлары тыңланды. “Интеллект” муниципаль шахмат турниры, Шәүкәт Галиевның 95 еллыгы уңаеннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары катнашында “Күңелле балачак” муниципаль рәсем конкурсы оештырылды.


Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә, лаеклы ялга китүче остазларга, яшь педагогларга бүләкләр тапшырылды, иң яхшы белем бирү оешмалары билгеләп үтелде.


Тулырак “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев