Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста сөт продуктлары җитештерү заводы яңадан эшли башлаячак

Каратун җирлегендә урнашкан сөт продуктлары җитештерү заводы 2012 елдан эшләүдән туктаган иде. Шушы арада районга шатлыклы хәбәр килде. Удмуртиянең “Ува-молоко” оешмасы Каратун сөт җитештерү заводы базасында, яңа Европа технологияләренә нигезләнеп, тәүлегенә 200-250 тонна сөт эшкәртү комлексын ачу эшләрен башлады.

Кемнәр алар? Ничек эшлиләр? Нинди товар җитештерәләр? Әлеге һәм башка бик күп кызыксындырган сораулар белән, якыннан үз күзләре белән күреп, танышу, сөйләшү максатыннан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Ижау якларында булып, оешма җитәкче-белгечләре белән очрашты. Удмуртиянең иң эре предприятеләренең берсе булган “Ува-молоко” оешмасы җитәкчесе Александр Емшанов район башлыгын җылы итеп каршы алды, якын арада Апас районында эшне нәрсәдән башлаулары хакында сүз алып барып, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аннан сөт җитештерү комплексы белән таныштырды.

Александр Емшанов сүзләренә караганда, әлеге оешма Рәсәйкүләм рейтинг рәтендә 5 нче урын алып тора. Әлеге сөт эшкәртү заводында җитештерелгән продукциянең 95 проценты чит регионнарга, зур сәүдә нокталарына чыгарыла.

– Апас районында урнашкан заводта да зур эшләр башкарырга җыенабыз. Без аны эшләтеп җибәрү өчен бер миллиард сумнан артык инвестиция кертәчәкбез. Агымдагы елның ноябрь аенда проектлар, төрле документлар буенча, завод өчен кирәкле җиһазлар сайлап алу, тендерлар үтү буенча эш башлана. Апрель һәм май айларында капиталь төзекләндерү эшләре башланып китәчәк.  Татарстанда Апас районын юкка гына сайлап алмадык дисәк тә була. Аның урнашу урыны, бинаның зурлыгы бик тә уңай. Биредә каймак, катык, йогырт, ряженка, сөт, коры сөт, әйрән, сыр, май җитештереләчәк. Кыска вакыт аралыгында кулланыла торган әлеге сөт продуктларын тиз арада Татарстан, Мәскәү, Ульян өлкәсе, Түбән Новгород, Чувашия республикасына чыгару мөмкин һәм уңайлы булачак, - диде оешма җитәкчесе.

Әлеге башлангычның район һәм аның халкы өчен дә файдалы һәм кулай яклары бар.

Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсенә тукталыйк. Заводны эшләтү өчен, әлбәттә, сөт кирәк. Сөтчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклар, шәхси хуҗалыклар сөтләрен кая куярга дип аптырап йөрмиячәкләр. Шулай ук сөт җыючылар өчен дә уңайлы булачак. Сыер асраучы халык исә, тапшырган сөте өчен ай саен акчасын алып барачак.

–  Үзебезнең җирлегебездәге хуҗалыклардан тыш, Татарстанның Балтач, Кукмара, Әтнә районнары белән 10 елдан артык эшлибез. Апас районында булачак заводны эшләтү өчен дә тәүлегенә 200-250 тонна сөт кирәк булачак. Димәк, районда яшәүче, сыер асраучы халык сөтне кая куярга икән дип аптырап йөрмиячәк. Сатып алу бәясе, сыйфатлылыгына карап уртача 23-24 сум булачак. Сыйфаты исә стандартлар буенча тикшерелеп кабул ителәчәк, - дип белдерде сатып-алу бүлегенең әйдәп баручы белгече Александр Матвеев.

Бүгенге көндә яшьләрне районда калдыру да, өстәмә эш урыннары булдыру да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.

– Заводта 200 кешегә даими эш урыннары булдырылачак. Төзекләндерү вакытында да җирлектә яшәүчеләрне эшкә чакырачакбыз. Беренче чиратта, безне бу заводта элек эшләп киткән белгечләр кызыксындыра. Чөнки алар бу өлкә белән якыннан таныш. Шулай ук яшьләрне дә җәлеп итәчәкбез.  Аларны махсус укытабыз, өйрәтәбез. Безнең остазларыбыз Голландия белгечләре. Укырга теләге булганнарны стажировка үтү өчен Голландиягә җибәрү мөмкинчелегебез дә бар. Хезмәт хакы уртача 30-35 мең сум булачак, - дип белдерде оешма җитәкчесе.

Егерме меңнән артык халкы булган Ува бистәсендә урнашкан заводта да булдык. Биредә 930 кеше эшли. Тәүлегенә 800 тоннага якын сөт кабул итәләр. Баш технолог Наталья Пестригина завод буенча экскурсия үткәрде. Сөтне кабул итү, эшкәртү һәм җитештерелгән продукцияне урнаштыру эше белән якыннан таныштырды. Район башлыгының кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

– Завод тәүлек әйләнәсе эшләп тора. Европа стандартлары буенча җитештерәбез. Мин Голландиядә стажировка үтеп кайттым. Күргәнегезчә, заводның үз таләпләре, тәртипләре бар. Алар барысы да үтәлергә тиеш. Хезмәт хакы яхшы булганлыктан һәрбер кеше үз эшен җаваплылык белән башкара, - ди утыз елдан артык баш технолог булып эшләүче Наталья Пестригина.

Әлеге оешма эшчәнлеге нәтиҗәсендә район бюджетына салым керәчәк. Димәк, киләчәктә яшь гаиләләр барлыкка киләчәк, йортлар төзеләчәк, юллар салыначак, районыбыз тагын да гөрләп чәчәк атачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев