Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста «Татар кызы-2020» бәйгесендә иң-иңнәр катнашты   

Ябалак авылы мәдәният йортында “Татар кызы-2020” бәйгесенең сайлап алу турлары узды.   

(1 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”). 
 
“Татар кызы” бәйгесендә төрле авыл җирлекләреннән 11 кыз катнашты. Алар төрле яклап сыналды, сәхнәдә осталыкларын күрсәтте. 
Татар кызы яшүсмерләргә, яшьләргә үрнәк булырга тиеш. Алар киенү рәвешләре, төс-кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары, сөйләшүләре, телне камил белүләре белән аерылып торсын. Бәйгегә дә нәкъ шундый сөйкемле, гүзәл, сәләтле, озын чәчле, сәләтле кызлар килгән иде. Бәйге барышында шундый фикерләр яңгырады. 
 
“Әлмәндәрдән Регина Камалетдинова, Каратуннан Лилия Талипова, Кече Бакырчыдан Ләйсән Вәлиуллина, Карамасардан Инзилә Сәлимгәрәева, Олы Болгаердан Камилә Мөбәрәкшина, Багыштан Ләйсән Вафина, Зур Күккүздән Инзилә Миңнуллина, Дәүләкидән Вероника Кошкина, Кызыл Таудан Ләйсән Мурзина, Тутайдан Луиза Насретдинова, Бакырчыдан Рузилә Кәлимуллина бар да уңышлы чыгыш ясады. Кызларыбыз берсеннән-берсе оста”, - диде бәйге өчен җаваплы Регина Мөхетдинова. 
 
Бәйгенең райондагы йомгаклау туры Каратун мәдәният йортында узачак. Анда җиңүчеләрне зона туры көтә. 
Бәйгедә Ранис Мусин һәм Земфира Мөхәммәтшина матур җырлары белән ямь өстәде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев