Апаста туган көнендә тавыш бирүчеләрне котлыйлар
Апас урта мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы сайлау участогында сайлауларның икенче көне дә оешканлык белән башланып китте.
(16 март, “Апастово-информ”).
Сайлау участогы каршында ук укытучылар һәм укучылар сәламләп каршы ала. Алар җырлап-биеп күңел ачарга чакыра. Ишектән керүгә тәмле куллы пешекчеләр чәй һәм коймак белән сыйлый.
Апаста яшәүче Роза апа Ногманова тавышын туган көнендә бирергә уйлаган. Аңа күп санлы котлаулар килеп ирешкән. Сайлау участогында чәчәк бәйләме дә бүләк иткәннәр. Аны улы Марат зурлаган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова да әлеге участокта тавыш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев