Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста укучылар өчен экскурсияләр оештырылды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән барлык мәктәпләрнең 5-11 сыйныф укучылары өчен Апасның истәлекле урыннары, яңа сафка баскан биналары белән таныштыру максатыннан район күләмендә экскурсияләр оештырылды.

Бүген Апас мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен үтте. Балалар иң элек Апасның яңа төзелгән спорт биналар белән таныштылар. Үзәк ял паркында хакимлек иткән Яңа ел бизәкләре булган яшел чыршы, кар сыннарын карап сокландылар. Бүген яңа гына сафка баскан яңа ел бәйрәме геройлары Кыш бабай белән Кар кызы, җигүле ат фигураларын да күрү бәхетенә ирешеп, истәлекле фотога да төштеләр. Алга таба укучылар Туган якны өйрәнү музеена юл тоттылар. Биредә музей хезмәткәрләре районыбыз тарихы, истәлекле урыннары, дан казанган шәхесләре турында сөйләделәр, яңа экспонатлар белән таныштырдылар. Алга таба укучылар Апасның Үзәк урамында урын алган Батырлар аллеясы буйлап сәяхәт иттеләр. Районның ветераннары Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәр һәйкәл янында тукталып таныштырды, кызыклы мәгълүмат җиткерде. Балаларның күңелле сәяхәте үзәк урамда урнашкан кафеда аш өстәле артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев