Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яңа скульптуралар

    Район эчке эшләр бүлеге яныннан узучылар игътибар итәдер-матур гөмбәзле, самаварлы беседка янәшәсендә кичәдән бирле Володя Шарапов сыны басып тора.

     

    “Место встречи изменить нельзя“ исемле классик фильм геройларының тагын икенчесе-Глеб Жеглов та тиздән биредә үз урынына килеп басачак. Композицияне үзебезнең үзешчән рәссам, сынчы  Вячеслав Носов ясаган.

    Кичә Апас үзәк хастаханә каршындагы урамны төзекләндерү эшләре дә башланып китте. Биредә ерганак суы җир астына күчерелде һәм 100 метр озынлыкта бик матур брусчатка тротуар-сквер ясалачак. Яктырткычлар да алыштырылачак.

    Һәм бүгенге яңалык-Апас “Туган якны өйрәнү“ музее каршында “Игенче“ скульптуралар комплексы һәм Татарстаныбыз символ-гербы-“канатлы барс“ сыннарын монтажлау башланды.

    Ришат Җамалиев.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: