Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшәүче Камил абый Хилавиев сайлауга оныгы белән килде

    Апас мәктәбе бинасында урнашкан 880нче номерлы сайлау участогына тавыш бирергә гаиләләре, оныклары белән килүчеләр дә бар иде. (19 сентябрь, "Апастово-информ").

    Яңа гына кавышкан Нәбиуллиннар гаиләсе дә беренче көнне үк килеп тавышын бирде.

    “Республикабызның киләчәге өчен тавыш бирдек. Яшь гаиләләрне имин, мул тормыш көтсен“, – диделәр алар.

    Апаста яшәүче Камил абый Хилавиев тавыш бирергә оныгы Рузилә белән килде. "Кечкенәдән күреп, аңлап үссеннәр. Сайлау участогында бәйрәм рухы"' - диде Камил абый һәм киләчәк буынга матур тормыш теләп, үз тавышын бирде. #ВыборыТатарстан2020

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: