Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста яшьлек туе

    Апас егете Илнар Гыйльметдинов һәм Иске Йомралы кызы Гөлнара Фәтхуллина парлы гаилә юлына аяк бастылар.

    Алар районның ЗАГС бүлегендә гаиләләренең беренче документын алды. Яшьләргә иң матур, изге теләкләр юлланды. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, тигез, матур, парлы гомер телибез. 

    Уйларыгыз һәрчак бергә булсын 
    Юлларыгыз булсын гел бергә 
    Ак беркәнчек япкан бәхетегез 
    Шау чәчәктә булсын гомергә. 
    Шатлык белән тулып торсын 
    Сезнең тормыш касәгез. 
    Бер тамырдан ускән гөлдәй 
    Гел янәшә яшәгез. 
    Сезнең тормыш юлыгызда 
    Булмасыннар киртәләр. 
    Гел бәхетләр, гел шатлыклар 
    Алып килсен иртәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: