Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апастан Курск өлкәсенә беренче гуманитар ярдәм йөге озатылды

Райондашлар Курск өлкәсенең чик буе районнарындагы ватандашларыбызга ярдәм кулы суздылар.

  (10 сентябрь, “Апастово-информ”).


  Мөһим көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек тупланмасы Курск өлкәсенә юл алды. Чит кеше бәласенә битараф булмаган райондашлар кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Апаслылар бакчада үстерелгән яшелчә уңышы, җылы киемнәр белән дә бүлеште. Гуманитар ярдәм “Алга” яшүсмерләр клубында җыелды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров белдерүенчә, гуманитар ярдәм җыюда бик күп райондашлар үз өлешенә керткән. Күп кенә хезмәт коллективлары, җирле эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, гаиләләр, мәчет картлары һәм шәхси затлар да кушылган.
  “Апаслылар бу юлы да бердәмлек үрнәге күрсәттеләр. Уртак көч һәм тырышлык белән ярдәм йөге тупланды. Ул Курск өлкәсенең авыр тормыш шартларында калган халкына ирештереләчәк. Ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде Ленар Хантимиров.
  Бу сәгатьләрдә йөк төялгән машина юлга кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев