Апастан уникенче йөк махсус хәрби операция зонасына кузгалды
Апастан йөк төялгән машиналар ерак юлга кузгалды. Гуманитар ярдәмне махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация илтеп тапшырачак.
(23 октябрь, “Апастово-информ”).
Гадәттәгечә, егетләрне райондашлар изге теләкләр юллап озатып калды. Чарада район аграр көллияте “форпостчы”лары, хәрби хезмәт ветераннарының җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, вәкилләре, дин әһелләре катнашты.
-Чираттагы ярдәм белән хәрби егетләребез янына кузгалабыз. 5 миллион сумга якын суммада әйберләр алынды. Иганәчеләр акчасына күп кенә ярдәм булдырылды. Мисал өчен, егетләргә, блокиратор һәм дроннар алынды. Алар 2 миллион 500 сумга төште. Район халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнашып, 636 мең акча җыелды. Җыелган акчадан һәр егеткә исемле кирәк-яраклар җыелмасы тупланды. Шулай ук, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә 4 машина – 3 “УАЗ” һәм 1 “Нива” алып барабыз. Ярдәмгә кушылган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Райондашларга, җирлек башлыкларына, мәчетләргә, мәктәпләргә зур рәхмәт әйтәсе килә. Гуманитар ярдәм илткәндә Ринат Миначев беркайчан читтә калмый. Лилия Зәйнуллина, Каратун ашлык кабул итү оешмасы теләп булышты. Исән-сау барып, әйберләрне тапшырып, егетләр белән күрешеп кайтырга язсын, - диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Посылкалар эчендә җылылыкны саклаучы киемнәр, оекбашлар, бияләйләр, газ баллоннары, фонарь, азык-төлекләр урын алган. Һәр егеткә йокы капчыгы булдырылган.
Бу юлы да район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев изге теләкләрен юллады, юл догаларын укып озатып калды.
Изге сәфәрләр уңышлы булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев