Авыл халкы изге эшләрдә бердәм
Махсус хәрби операциягә гуманитар йөк китәсен хәбәр иткәч, җирлекләр һәркайсы үзенчә ярдәм итәргә тырышты.
(24 октябрь, “Апастово-информ”).
Кемнәрдер окоп шәмнәре ясады, кайсыберләре токмач басты, оекбаш, бияләй бәйләде. Акчалата ярдәм итүчеләр дә булды.
Чурибураш, Биеш авыл җирлеге дә бу изге эшкә кушылды. Биеш авылыннан “коры душлар” да ясап китерделәр.
«Коры душ»ка аз гына су да җитә, ул тиз арада күбекләнеп чыга. Тәнне шуның белән генә юасың, соңыннан өстеннән коры сөлге белән сөртеп аласың. Төргәк эченә коры салфеткалар да куела. Андый “коры душ”лар “Алга” яшүсмерләр клубында да ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев