Багыш авылында гидротехник корылма кулланышка тапшырылды
Гидротехник корылма басу-кырларга су сиптерү максатыннан булдырылган.
(6 октябрь, “Апастово-информ”).
Объект федераль программа ярдәмендә төзекләндерелгән һәм барлыгы 35 миллион сум акча тотылган.
Төзекләндерү эшләрен Дамир Сәлахов җитәкчелегендәге ПМК “Мелиорация” оешмасы башкарган. Махсус техникалар һәм эшче куллар җәлеп ителгән.
“Гидротехник корылманың гомуми озынлыгы - 235 метр. Объект тулысы белән яңартылды. Торбалар алыштырылды, яңа дизельле насос станциясе урнаштырылды”, - дип белдерде ПМК “Мелиорация” җитәкчесе Дамир Сәлахов.
Гидротехник корылма басу-кырларга су сиптерү максатыннан булдырылган. Моның өчен Багыш авылы янәшәсендәге кырда әйләнмәле киң колачлы «Казанка» су сиптерү җайланмасы да урнаштырылган. Ул 128 гектар мәйдан җирне ясалма сугарырга ярдәм итәчәк.
“Бу җайланма күптәнге хыялыбыз иде. Чөнки соңгы елларда корылык еш кабатлана башлады. Бөртекле культуралардан бары тик җитәрлек итеп һәм даими төстә су сипкәндә генә мул уңыш алырга була. Шул сәбәпле, ясалма сугару системасын булдыру бик мөһим”, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев