«Башыннан скальпы салдырылган». Тюбингта шуучы бала имгәнгән
Самара өлкәсендә таудан шуганда бер малайның баш тиресе – скальпы салдырылган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Каникул вакытында бала боз тавыннан шуарга килә. Шунда ул башын имгәтә. Баланың башыннан «скальпы алынган», дигән «КП» сайты чыганагы.
Малайны ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннәр. Хәзер аны табиблар дәвалый.
Сайт чыганагы сүзләренчә, бала тюбингта шуганда идарәсен югалта һәм егыла. Төбәктә минуслы температура була, кар өсте дә каты боз белән капланган. Шул сәбәпле бала бик җитди имгәнгән, дип фаразлыйлар, диелә хәбәрдә.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/basynnan-skalpy-saldyrylgan-tyubingta-suucy-bala-imgangan-5870465
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев