Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Бер татар җырчысының гонорары: 150 мең сум, 6 шешә су һәм 2 зур пицца...

Уфада яшәүче танышым гөрләтеп бәйрәм уздырырга җыена. “Танылган артистларга зур гонорар түлисе килми, ул акчага мин берничә яшь артист чакыртам да, бәйрәм тагы да күңеллерәк булачак”, - дип, җырчыларга шалтырата башлады... Әмма яшь артистлар тагы да кыйммәтрәк булып чыкты...

  “Нурминскийның иҗаты миңа бик ошый. Башта аңа шалтыратырга булдым. Инстаграм аккаунтында язылган номерны җыйган идем, администраторына эләктем. “Райдерны ватсап аша җибәрермен”, - диде бу. Райдер килде, мин шок хәлендә...”

  Баксаң, Нурминскийның гонорары ул кадәр үк кечкенә түгел икән. 150 мең сум. Түләүнең 50 процентын шундук банк карточкасына күчерергә кирәк, ә калганын – чыгышына ике сәгать кала. Әгәр дә кире уйлап, җырчыны чакырудан баш тартасың икән, түләп куйган 50 процентың кире кайтарылмый.

  Аннан тыш... Артист һәм аның төркеменә син самолетка яки поездга билет алырга тиеш. Билетларның электрон вариантын почталарына 10 көн кала җибәреп куярга. Аерым грим бүлмәсе булырга тиеш. Анда мөһим рәвештә җилләткеч, коры һәм чиста тастымаллар булсын. Ә табында: 6 шешә су, зур 2 пицца, итле ризыклар нарезкасы, җиләк-җимешләр, кара чәй булсын дигәннәр.
  Техник яктан да таләпләре катгый. Микрофоннар да алар сораган фирманыкы гына булсын...
Танышым шок хәлендә. “Хәзер юбилейга кемне чакыртыйм микән, калганнар күпме акча сорар микән?” – дип борчыла... Укучылар, бәлки сезнең дә бәйрәмнәргә артистлар чакырганыгыз булгандыр? Кыйммәткә төштеме? Комментарийларда языгыз әле...

Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ber-tatar-yrchysyny-gonorary-150-me-sum-6-shesh-su-m-2-zur-pitstsa

Фото социаль челтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев