“Без ил язмышы өчен җаваплы”
Чүрибураш авылы егете Илшат Шәрәфуллинның тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән. 20 елга якын Ил сагында тора ул.
(15 июль, “Апастово-информ”).
2007 елда туган ил алдындагы егетлек бурычын үтәү нияте белән солдатка китә. 2 ел дәвамында Хабаровск өлкәсе Бикин шәһәрендә чик сакчысы булып хезмәт итә. Бу вакыт эчендә Илшат үз алдына яңа максатлар куя, киләчәккә юл сала. Хәрби бурычын үтәү вакыты тәмамланганнан соң, контракт килешүе төзеп, биредә төпләнеп кала. Контрактын берничә тапкыр озынайта.
“Ике ел эчендә тормышка карашым үзгәрде. Хәрби хезмәт егеттән чын ир-ат ясый икән ул. Мөстәкыйльлеккә, мәшәкатьләр, авырлыклар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Шуңа күрә гомеремне хәрби хезмәт белән бәйләдем һәм үкенмәдем. Ә читтә яшәү туган якларга мәхәббәт хисләрен тагын да ныгытты”, - ди горур егет.
Илшат махсус хәрби операция башлану белән беренчеләрдән булып Ил иминлеге сагына баса. Бүгенге көндә дә ул намус белән хезмәт итә. Чүрибурашта яшәүче әти-әнисе, туганнары белән аралашып, хәбәрләшеп тора. Хабаровск өлкәсендә аны гаиләсе, балалары көтә.
Илшат киләчәктә хәрби хезмәт юлын төгәлләп, туган якларына кайту уе белән яши.
“Туган ягымны бик сагынам. Аның һавасын сулап яшәве дә ни тора бит. Олыгайган көннәребездә тыныч, имин тормышта яшәсәк иде. Әлегә Ватаныбыз алдындагы изге бурычымны намус белән үтәп, аның киләчәген кайгыртырга тиешбез. Без ил язмышы өчен җаваплы”, - ди Илшат Шәрәфуллин.
Илшат Шәрәфуллин – Чүрибураш егете Илшат Шәрәфуллин хезмәтен намус белән башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев