Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов: “Тынычлык – зур бәхет”
Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, күптән түгел генә 100 яшьлеген каршылаган Хәйретдин ага Сәлахов та Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.
(8 сентябрь, “Апастово-информ”).
Сайлау участогы әгъзалары аның өенә барып сайлатты.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана. Исән-имин туган җиренә кайту шатлыгын кичергән ветеран сәяси вакыйгаларда да үз сүзен әйтергә тырыша. Сайлауда да ул бик теләп үз тавышын бирде.
-Халкыбыз муллыкта яшәсен өчен, илебез тыныч булсын өчен тырышсыннар иде дип, үзем лаек дип тапкан кешегә тавыш бирдем. Дөньяларыбыз тыныч булсын, тынычлык – зур бәхет”, - диде ветеран.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев